Күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документлар биргәндә татарстанлылар өчен нәрсә үзгәрәчәк

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 29 июненнән үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә Татарстан Росреестры һәм КФҮ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчә.

Әлеге эш "стоп-кәгазь" проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, ул электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны цифрлаштыруга һәм кәгазь чыганакларда саклана торган мәгълүматның санын минимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күпфункцияле үзәккә кергән документларны КФҮ хезмәткәре электрон документ формасында үзгәртәчәк, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныклаячак һәм Татарстан Росреестрына, якланган элемтә каналлары буенча, электрон рәвештә җибәрәчәк. Кәгазь документлар электрон рәвешкә күчерелгәннән соң, алар күп функцияле үзәкләр офисларында әзер документлар бирелгән көнгә кадәр сакланачак. Элегрәк аларны КФҮтән Росреестрга һәм кирегә күчергәннәр.

"Игътибар итәм, 2022 елның 29 июненнән "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" канунына үзгәрешләр үз көченә керә, аның нигезендә барлык хисап-теркәү гамәлләре КФҮ хезмәткәре тарафыннан расланган күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан өземтә белән расланачак. Сатып алу, ипотека, өлешләп төзелештә катнашу шартнамәсенең исәпкә алу-теркәлү гамәлен үткәрү өчен һ.б. тапшырылган очракта, теркәлү шулай ук БДКМРнан өземтә белән расланачак. Шул ук вакытта әлеге документлар юридик көчкә ия», - дип, яңалыклар детальләре белән  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Арсланов бүлеште

КФҮ белән Росреестр арасында кәгазьсез документлар әйләнешенә күчү процессны оптимальләштерергә һәм хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскартырга, документларны кәгазь чыганакта күчерү зарурлыгын төшереп, шулай ук документларны китерү өчен финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук күчемсез милек белән исәп-теркәү гамәлләрен башкару һәм аларны почта аша җибәрү өчен Росреестрга документлар тапшыру да кире кагыла.

Татарстан Росреестрында агымдагы елның 29 июненнән гамәлгә керә торган башка канун үзгәрешләренә дә игътибар иттеләр.

Шулай итеп, документлар кабул итүдә шәхесне раслаучы документ күрсәтелгән , ә аның гамәлдә булу вакыты тәмамланган булса, кире кагылачак.

Моннан тыш, документларны кабул итүдә, визуаль карау вакытында (техник чараларны кулланмыйча) аларның карандаш белән башкарылганлыгы ачыкланса,   кайбер өстәмәләр, сызылган сүзләр һәм документлар текстын укырга һәм аларның эчтәлеген төгәл аңлатырга мөмкинлек бирмәгән башка төзәтүләр  булган очракта, кире кагылачак.

"Хәзерге вакытка кадәр, әгәр документларда "дефектлар" булса, алар КФҮкә кабул ителде, әмма без 5 эш көне дәвамында карамыйча кире кайтардык. Керүче яңалыклар исә документларны кабул итү процессын оптимальләштерергә, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кире кайтарулар һәм туктатып тору санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ә безнең гражданнарга регистратор карарын көтүдә вакытны бушка әрәм итәргә туры килмәячәк ", - дип шәрехли Алмаз Арсланов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International