Менделеевскида шәһәр юбилеена төзелеше озакка сузылган стадион тапшырылачак

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Менделеевскида 1000 урынлык стадион төзелешен тәмамлау буенча актив эш алып барыла. Объект инде озак вакыт төзелә. Аны шәһәрнең юбилеена, 27 августка тапшырырлар дип көтелә. Бу хакта ВКонтактеның туры эфиры вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.  

"Шимбә көнне төзелеш министры белән бергә объектка йөриячәкбез. Барлык эшләрне вакытында тәмамлау мөһим. Бу шәһәргә кирәкле зур инфраструктура объекты. Чөнки әлегә кадәр Менделеевскида эре чаралар өчен «утырып» мәйданчык булганы юк иде», - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Стадионда спорт ярышлары гына түгел, яшьләр көне яки шәһәр көне кебек эре шәһәр чаралары да үткәреләчәк. Быел Менделеевскига 27 августта 55 ел тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International