Менделеевлылар 350 килограмм чүп җыйдылар

2022 елның 1 июле, җомга

Катнашучылар шәһәр пляжы территориясен чүп-чардан чистарттылар.

Менделеевлылар «Чиста уеннар»экологик акциясендә катнаштылар. Биштән артык команда, алдан теркәлеп, пляж территориясендә һәм аннан читтә чүп-чар җыйдылар.

Район Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган чара күңелле  шартларда узды. Хәтта сирәк яңгыр тамчылары  һәм салкын җил дә катнашучыларны туктатмады, алар 350 килограмм чүп-чар җыйды.

Быелгы «Чиста уеннар» ның рекордчысы С.Гассар исемендәге мәдәният йорты командасы булды. Җиңүчеләр 156 килограмм вак һәм эре габаритлы чүп җыйдылар.

Район башкарма комитеты командасы 83 килограмм чүп-чар җыеп, икенче урынны яулады.

Өченче урынны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе командасы алды, алар 26 килограмм чүп җыйдылар.

Шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр, белем бирү учреждениеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, Башкарма комитет командалары һәм битараф булмаган гражданнар актив катнашты.

Чара "Экология"илкүләм проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International