Песәй авыл китапханәсе 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грант конкурсында катнашты һәм «Китапханә эше» номинациясендә «Иҗади остаханә» проект эше белән җиңүче булды.
Меңнәрчә еллар дәвамында курчак кеше мәдәниятенең аерылгысыз атрибуты булып тора. Курчак кешене бишектән алып мәктәп эскәмиясенә кадәр озата бара, ә еш кына безнең тормышта сагыну предметы яки ниндидер талисман буларак мәңгегә кала. Курчак осталары җәмгыятьтә элек-электән бәяләнә иде, ә коллекционерлар һәм һәвәскәрләр яраткан курчакны сатып алу һәм үз коллекцияләрен тулыландыру өчен шактый акча бирергә әзер иде. Дөньяда нинди генә курчаклар юк. 117 гасырның икенче яртысында французлар гүзәл Пандор тудырганнар - бу курчакның пропорцияләре өлкән хатын-кызларның пропорцияләренә туры килгән уртача зурлыгы. 18-19 гасырларда курчаклар барлыкка килә. Бу зур бикәләр, гусарлар, шәһәр чибәрләре иде. Әмма бу курчакларны бары тик бай кешеләр генә ала иде. Аларны махсус курчак йортларында саклаганнар. Петр Беренче идарә итү чоры реформалар гасыры була – бу курчак һөнәренә дә кагыла. Голландиядән Россиягә фарфор детальләре җыярга өйрәткән, папье-маше серләрен ачкан осталар чакырылган иде. Курчакларның барлык детальләрен дә кулдан ясадылар. Февраль революциясеннән соң курчаклар ясау сәнгате кимүгә бара, чөнки курчаклар җитештерү фабрикасы үсеш ала. Курчаклар серияле фабрика продукциясе була һәм уникальлектән мәхрүм кала. 20 гасыр ахырына якынрак кул эшләре курчакларына карата кызыксыну тагын арта. Безнең көннәрдә дә сирәк һәм уникаль курчаклар коллекциясен туплау тенденциясе кабат барлыкка килә.
Песәй авыл китапханәсендә эшләп килүче «Волшебная петелька» түгәрәгенә йөрүче балалар белән без нәрсә эшләдек. Безнең тырыш хезмәтебез барышында «Йомры икмәк» әкияте өчен берничә бармак курчагын бәйләдек, һәм бу безне китапханә каршында курчак театры булдыру турындагы уйга этәрде. Безнең хыял тормышка ашсын өчен Песәй авыл китапханәсе грант бәйгесендә катнашырга карар кылды, анда җиңүче булды. Хәзер проектны гамәлгә ашырасы гына кала.
Проектны тормышка ашыру кысаларында Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен «Курчак дөньясы – ул ... " дип исемләнгән курчак тарихына экскурсия-сәяхәт үткәрелде. «Курчаклар дөньясы»дигән китап-рәсем күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче белән бергә балалар тылсымлы курчак дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Балалар курчакларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Курчак музее һәм курчак театры турында презентация карадылар. Соңыннан бик теләп курчаклар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.