"Укы һәм җиң"

2022 елның 1 июле, җомга

Балалар китапханәсендә «Укы һәм җиң» исемдәге шәһәр конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның максаты - балаларны җәй көне укырга җәлеп итү. Конкурста балалар китапханәсе укучылары катнашты. Конкурс июнь укулары нәтиҗәләре буенча үткәрелде. Һәм нәтиҗә китапханә хезмәткәрләрен шатландырды. 1 урынны Нәбиуллин Максим яулады, 2 урынны Савин Захар, Гыйльфанова Хадиджа, Вахрачева Руслана үзара бүлештеләр һәм 3 урынны Колобанов Кәрим, Парова Кирилл һәм Красноперов Роман алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.  Конкурс күрсәткәнчә, балалар һәм яшүсмерләрнең әдәби һәвәслекләре дә бик күптөрле: аларга төрле авторлар һәм жанрлар кызыклы. Һәм иң төп нәтиҗә, түбәндәгедән гыйбарәт. Заманча балаларның укымавына карамастан, без киресенә ышандык: күп кенә балалар һәм яшүсмерләр өчен уку аларның тормышының мөһим өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International