Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Евгений Куйвашев катнашында XV өлкә Сабан туе бәйрәме узды.
Бәйрәмдә шулай ук Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.
Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Свердловск өлкәсендә татарлар саны (20110 ел) 143 мең 803 кеше тәшкил итә. Рәсми рәвештә 10 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән. 7 татар якшәмбе мәктәбе эшли. 18 гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Төбәктә 74 татар һәвәскәр иҗат коллективы. Свердловск өлкәсе халкының Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашулары да даими уза. 2005 елдан өлкә Сабан туе бәйрәмнәре уздырыла.
«Татар халкы өчен Сабан туе - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Свердловск өлкәсе губернаторына, регион Хөкүмәтенә бу чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын хуплаганы өчен", - диде ТР Президенты, сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп.
Өлкә Сабан туе 2005 елдан бирле төрле муниципаль берәмлекләрдә үткәрелде, соңгы 8 елда даими үткәрү урыны итеп Сысырт шәһәр округының Кадниково авылы кала.
Сабан туен оештыручылар-Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары) региональ иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының һәм Лаеш муниципаль районының Даими вәкиллеге.