«Сәламәтлек синең кулларда» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

1 июль көнне Песәй авыл китапханәсендә "Сәламәтлек синең кулларыңда"дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. 

"Сәламәт булу - үзе бер бәхет"дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара түгәрәк өстәл артында узды, сәламәт туклану, актив яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, кеше организмына дару үләннәренең файдасы, аларның дәвалау үзлекләре турында сөйләштеләр. Китапханәнең актив укучысы Зоя Григорьевна Көнчыгыш гимнастика, нокталы массаж турындагы белемнәре белән уртаклашты һәм аларны башкару элементларын күрсәтте. Китапханәче Рузалия Яраханова сәламәтлек проблемаларына багышланган китапларга күзәтү үткәрде. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Очрашу барысы өчен дә бик файдалы булды һәм җылы дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International