Җәйге каникуллар-мавыктыргыч һәм онытылмас сәяхәт

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Песәй авыл китапханәсе өчен җәйге каникуллар вакытында балалар белән эшләү, балаларның җәйге ялын оештыру традициягә әйләнде. Ә укудан да файдалырак нәрсә  булырга мөмкин?

Чөнки җәйге укулар балаларда китапка карата кызыксыну уята, уку мәдәниятенә тартыла, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. Моннан тыш, җәйге укулар каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеге проблемасын күпмедер дәрәҗәдә хәл итә. Балалар өчен китапханәдә уку, аралашу, уеннар өчен уңайлы мохит булдырыла. Әдәби уеннар, сәламәтлек дәресләре, экологик экскурсияләр, викториналар, саф һавада уеннар үткәрелә. Нәкъ менә китапханә балаларның җәйге каникулларын мавыктыргыч һәм онытылмас сәяхәткә әверелдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International