2022 елның 1 июленнән «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын куллану турында

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.

М.А. Сафиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрнең чыгымнарын киметеп, салымнарны исәпләүне һәм хисаплылыкны үз ягына әзерләүне дәвам итә. Салым түләүченең административ киеренкелеген һәм чыгымнарын минимальләштерү булып нәкъ менә "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" махсус салым режимы тора да инде.

"АУСН - салым түләүче өчен кассалардан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча санарга мөмкинлек бирә торган дөньяда беренче салым режимы. Режим биш кешедән артык эшләмәгән, еллык кереме 60 млн. сумнан артмаган компанияләргә һәм индивидуаль эшкуарларга исәпләнгән, исәп-хисап счетлары Россия ФСХ вәкаләтле банкларында ачык, хезмәт хакы акчасыз рәвештә түләнә. Эксперимент 2 этапта уздырыла, 2022 елның 1 июленнән 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда АУСН яңа төзелгән Россия оешмалары һәм яңадан теркәлгән ШЭ, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләр куллана алачак ", - дип билгеләп үтә.

Шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе салым салуның башка системаларыннан төп аерма турында хәбәр итте: яңа махсус режимга күчәчәк оешмалар һәм ИП өчен кертемнәрнең нульле тарифы билгеләнгән. "Бу пенсия, медицина взносларына, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында һәм аналык белән бәйле взносларга кагыла. Салым түләүчеләрне әлеге режим кысаларында иминият кертемнәрен түләүдән азат итүгә карамастан, хезмәткәрләрдә федераль бюджеттан тәэмин ителәчәк барлык социаль гарантияләр саклана. Ягъни пенсияләрне исәпләү, больничныйлар өчен түләү, социаль иминләштерү һәм башка социаль гарантияләр тулы күләмдә тәэмин ителәчәк. Ышанам, нульле ставкалар эшкуарларга хезмәткәрләрнең хезмәт хакын "агартырга" ярдәм итәргә тиеш, - дип ассызыклады брифингта катнашучыларның игътибарын Марат Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International