Татарстан Республикасы эшмәкәрләре үз бизнесын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм салым салуның патент системасы буенча салым декларациясен тәкъдим итү, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү бурычы булмауны аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият кертемнәренә киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылган.
Бюджетка салымны вакытында һәм тулысынча түләү патент алу хокукын саклап калуның төп шарты булып тора. Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе индивидуаль эшкуарларга салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнергә тиешле салымны үз вакытында түләү кирәклеге турында искә төшерә.
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә түләү патентның гамәлдә булу срогына бәйле:
- әгәр патент алты айга кадәр алынган булса, салым, патентның гамәлдә булу срогыннан соңга калмыйча, тулы суммада түләнә;
- әгәр патент алты айдан артык вакытка алынган булса, салым суммасының өчтән бере күләмендә, патент гамәлдә була башлаганнан соң туксан календарь көннән дә соңга калмыйча һәм салым суммасының өчтән икесе күләмендә, патентның гамәлдә булу срогы тәмамланганнан да соңга калмыйча, салым суммасының өчтән ике өлеше күләмендә түләргә кирәк. Мәсәлән, әгәр патент 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда алынган булса, түләүнең беренче срогы - 31.03.2022 ел, икенче срогы - 31.12.2022 ел.
Шул ук вакытта закон чыгаручы эшкуарларны патент бәясен беренче срок буенча тулысынча түләү хокукында чикләми..
Моннан тыш, салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә саналган салым суммасын түләнгән иминият кертемнәре суммасына киметергә мөмкин. Моның өчен салым салуның патент системасы кулланыла торган салым түләүче сыйфатында исәпкә кую урыны буенча салым органына салым суммасын киметү турында хәбәрнамә җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, билгеләнгән түләүнең һәр көне эчендә Россия Федерациясе Үзәк банкын рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пени исәпләнә. Моннан тыш, патент системасы вакытында түләп бетермәү салым түләүчегә яңа патент бирүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Идарә салымнарны вакытында түләргә киңәш итә, өстәвенә салым хезмәте моның өчен уңайлы шартлар тудыра. Салым түләүләре буенча бурычны тикшерергә һәм капларга Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ярдәм итәчәк, шулай ук аның мобиль версиясе! Бу сервиста бурычлар турында мәгълүматны гына күреп калмыйча, онлайн режимында салым түләү дә башкарырга мөмкин