"Эт кешенең дусты"

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2 июль көнне Бәзәкә авыл  мәдәният йортында "Эт - кешенең дусты" дигән фотокүргәзмә-бәйге узды.

Йорт хайваннары кеше тормышында бик мөһим, алар яхшы мөнәсәбәтләрнең нигезе, яхшы күңелле, җаваплы булырга мөмкинлек бирә.

Балалар һәм өлкәннәр зур дәрт белән яраткан этләре, мәчеләр, тавыклары, күгәрченнәре белән фоторәсемнәр ясадылар һәм хәтта сыер фотоларын җибәрделәр. Сурәтләргә карап, күңелле генә көлештеләр, үз хайваннарын ничек яратуларын сөйләделәр һәм, әлбәттә, номинацияләр буенча барлык грамоталарны алдылар: "Катнашкан өчен", "Иң күңелле", "Яхшы кәеф", "Мистер ягымлылык", "Иң тыйнак", "Алыштыргысыз" һәм шулай ук хайваннарга мәхәббәт өчен дипломнар. Вакытны күңелле һәм файдалы үткәреп, яхшы кәеф белән аерылыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International