"Иннопром 2022": Менделеевскида ике яңа җитештерү ачылачак

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстанның Менделеевск районы «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итте.

Районда якын арада ике яңа инвестор эшли башлаячак, бу хакта үзенең Telegram-каналында видеомөрәҗәгатьтә район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде. 

Шулай итеп, Чиләбе компанияләренең берсе Менделеевскида мебель производстволары өчен МДФ-панельләр җитештерәчәк. Продукция кирәкле, аны Татарстан Президентына да тәкъдир иттеләр, элек мондый панельләр эре швед кибетенә-ритейлерга җибәрелүен билгеләп үттеләр. 

"Икея урынына сез хәзер булачаксыз. Яхшы сыйфат», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Златоуст фирмасы Менделеевскида юл киртәләре чыгарырга планлаштыра.

Ике килешү дә Менделеевск районы эшенең беренче көнендә Татарстан делегациясе составында «Иннопром 2022» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә төзелде. 

«Яңа инвесторлар белән килешүләр төзүдән тыш, без бүген республика Президентына районыбызның икътисадый потенциалын тәкъдир иттек. Менделеевск районы «Иннопром-2022» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кебек масштаблы чарада беренче тапкыр шулай тәкъдим ителде. Мондый чараларда катнашу - территорияләрне үстерү, районны алга этәрү өчен бик мөһим, дип саныйм, - дип билгеләде Радмир Беляев Telegram-каналда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International