Менделеевскида Рөстәм Исмәгыйль улы Гафаров истәлегенә багышланган ишегалды футбол лигасына йомгак ясадылар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 15 июненнән ишегалды командалары арасында Рөстәм Исмәгыйль улы Гафаров истәлегенә багышланган мини-футбол буенча Турнир старт алды.

Ярышларда ике яшь категориясендә командалар катнашты:

1 төркем 13-16 яшь:

"Камаш " (бистә)
"Постэрония " (Г. Тукай ур.)
"Фомина " (Фомина ур.)
«Татарстан» (Татарстан ур.)

2 төркем 8-12 яшь:

"Арсенал " (Химиклар ур.)
"Литейка» (Гунин ур., бистә)
"Факел" (4 нче мәктәп яны лагере)
"Крепыш" (2 нче мәктәп яны лагере)
"Медведи " (3 нче мәктәп яны лагере)
"Хоккейчылар " (Г. Тукай ур.)

Уеннар әйләнеш системасы буенча ике әйләнештә барды. Команда составы 10 кеше, 4 уенчы + 1. Ике период-15 мин.

Судьялар бригадасы «Батыр» спорт мәктәбе тренерларыннан формалашкан.

Уен нәтиҗәләре буенча 8-12 яшьлекләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын - «Арсенал» командасы
2 урын - «Факел» командасы
3 урын - «Хоккейчылар» командасы

13-16 яшьлекләр арасында:

1 урын-Татарстан
2 урын-Постэрония
3 урын-Камаш.

Шулай ук 21-22 июньдә Менделеевск районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында спартакиада кысаларында узган мини-футбол буенча ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү булды.

1 урын-Аммоний
2 урын-Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе
3 урын-ИК-10

Барлык җиңүчеләрне дә район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котладылар һәм бүләкләделәр.

Чара "Демография" илкүләм проекты кысаларында узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International