Еш кына күзәтелә торган гиповитаминоз бертөрле туклану, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне дөрес кулланмау нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Витаминнарның күпчелек өлеше азык-төлекне кулинариядә эшкәрткәндә югала. Әмма кайбер гади кагыйдәләр моны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
1 нче кагыйдә. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бөтен килеш сакланырга тиеш. Әгәр аларны киссәң, һава яки су йогынтысында витаминнар юкка чыгачак.
2 нче кагыйдә. Җылылык белән эшкәрткәндә савыт-сабаны капкач белән каплагыз. Пешкәндә яшелчәләрне кайнап торган суга гына салырга кирәк, өстәвенә суның күләме күп булмаска тиеш.
3 нче кагыйдә. Әгәр дә җиләк-җимеш яки яшелчәләрне кисәргә туры килсә, моны алдан ук эшләмәгез, аларны кайнап торган суга салганчы гына кисегез. Җиләк-җимешләр, җиләкләр һәм яшелчәләр ит, балык, кош-корт һәм ярмалардан ясалган ризыкларга менә дигән өстәмә булып тора. Ул аларны тагын да тулырак үзләштерергә ярдәм итә.
Бик мөһим момент: җиләк-җимеш десерт түгел. Алар төп ризык кабул итү алдыннан кирәк. Бу үзләштерү үзенчәлекләре белән бәйле. Ашказанында бик кыска вакыт була торып, җиләк-җимешләр эчәклектә үзләштерелә. Әгәр дә моңа кадәр сез ныклап ашаган булсагыз, җиләк-җимешләр ашказанын гына каплый, "үз чиратын" көтеп, ә бу вакытта аларда продуктның бөтен файдалы булуын минимумга җиткерә торган җимергеч процесслар бара.
Ашау алдыннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне җентекләп юыгыз, чөнки алар җир, тузанлы һава һәм төрле инфекцияләр таратучы бөҗәкләр белән орына.
Тагын бер мөһим шарт: әгәр уңыш сездә үстерелмәгән булса, товарны рөхсәт ителгән сәүдә урыннарында гына сатып алыгыз. Юл читләре янындагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне санитария таләпләрен үтәмичә, сатыла торган продуктларга документларсыз сатып алып булмый. Көн буе шундый нокта янында йөзләгән, меңләгән автомобиль уза бит. Автомобильләрдән чыккан газлар туфракны юл читеннән 100 метр ераклыкта кургаш белән баета.
Ә хәзер юл буйларындагы лотокларда сатыла торган яшелчә һәм җиләк-җимеш белән ниләр булганын күз алдыгызга китерегез. Кургашлар балалар организмына аеруча куркыныч тудыра. Уйланырга сәбәп бар!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы