Бүген «Иннопром-2022» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев федераль министр Денис Мантуровка кластерлы проектларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм суммасын арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп, коэффициентны 30дан 50% ка кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта сәнәгать кластерлары резидентлары үзләре җитештергән чыгымнарның 30%ына кадәр субсидия алу мөмкинлегенә ия.
"50% саны үсеш темпларына этәрәчәк. Һәм безнең «Менделеевск» алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе тагын да активрак үсә алачак, - дип билгеләп үтте үзенең Telegram-каналында Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев.