Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталын җибәрү өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.
Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алырга теләгән гражданнарга пенсия фондына йорт төзелә яки төзеләчәк җир кишәрлегенә кооператив хокукы турында белешмә бирергә кирәкми. Үзгәрешләр торак төзелеше буенча төбәк коммерцияле булмаган оешма кооператив әгъзасы тарафыннан кертем түләү гаранты булып чыгыш ясау очракларына кагыла. Татарстан Республикасында – Дәүләт торак фонды.
Элеккеге кагыйдәләр буенча, ана капиталын мондый торак сатып алуга салу кыен булды, чөнки төбәк программалары кысаларында җир кишәрлекләре социаль төзелеш өчен төбәктән төзүче булып эшләүче коммерцияле булмаган торак оешмаларына бушлай файдалануга тапшырылды.
"Кооперативлар гражданнарның акчаларын туплаганга һәм җиргә хокуклары булмаганга күрә, димәк, РПФ ана капиталы акчалары күрсәтелгән кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына, хәтта социаль ипотека программасы буенча да күчерергә хокуклы булмаган. Хәзер бу кыенлыкларны Хөкүмәт җайга салды, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе.
*РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 22 июнендәге 1117 номерлы карары