5 июнь көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында Сәйтәк авылында бистәне үстерү, юлларны ремонтлау һәм Кырым урамы буенча газүткәргеч үткәрү мәсьәләләре каралды.
Сораулар алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.