Йолалар һәм гореф-гадәтләр турында

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Кокшан авыл китапханәсендә «Йолалар һәм гореф-гадәтләр турында» дип исемләнгән әңгәмә-уен оештырылды.

Россия - ул заманча мәдәният белән беррәттән, тамырлары белән православиегә генә түгел, хәтта мәҗүсилеккә дә нык китүче үз милләтенең традицияләрен кадерләп саклый торган ил. Россиялеләр күпсанлы халык сынамышларына һәм риваятьләргә ышана. Теләсә кайсы милләтнең нигезе - халык мәдәнияте. Менә бүген дә балалар белән рус һәм татар халыклары традицияләре турында әңгәмә кордык. Русларда да, татарларда да тамырлары белән тирән кереп киткән үз бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре бар.

Балалар үз гаиләләреннән ишеткәннәре турында  сөйләделәр. Ә китапханәче хикәяне тулыландырды. Моннан тыш, без халык уеннары турында сүз кузгаттык, хәтта «Заводила», «Колечко-колечко», «Малечина-калечина», «Репка», «Бирюльки» кебек уеннарда да катнаштык.

Вакыт бик күңелле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International