Дәүләт Думасы тарафыннан ялланган хезмәткәрләрсез инвалид шәхси эшмәкәрләргә , шулай ук социаль яклауга мохтаҗ гражданнар категорияләре арасыннан бер генә хезмәткәрне дә булса эшкә урнаштыручы инвалид шәхси эшмәкәрләргә социаль предприятие статусын алу мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде..
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Үзләрен мөстәкыйль рәвештә эш белән тәэмин итүче инвалид шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, социаль яктан зәгыйфь гражданнарны эшкә кабул итүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән беррәттән социаль предприятиеләргә дәүләт ярдәме чараларына керүне гадел дип саныйм».
Социаль өлкә инновацияләре үзәкләре ресурсларыннан файдалану, шулай ук финанс, мөлкәт, мәгълүмат, консультация, методика һәм башка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ялланып эшләүчеләрсез инвалид шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук, ким дигәндә, бер хезмәткәрне булса да эшкә урнаштырган инвалид шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бик кирәк булачак.