"Саулык" социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә дару үләннәре турында "Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә шифалы көч бар" дигән танып белү сәгате үткәрде.
Яз һәм җәй - урман серләрен чишү, табигать биргән хәзинәләрне барлау өчен юлга чыгарга иң яхшы вакыт. Катнашучылар үләннәр һәм аларны куллану,, агачларның һәм дару үләннәренең файдасы турында белделәр, легендалар тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, агачлар, үләннәр һәм чәчәкләр турында җырлар башкардылар