Тәкыя үрү

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Җәй-чәчәкләр һәм төрле үләннәр чоры. Кешеләр чәчәкләрне һәрвакыт ярата. 6 июль көнне Бәзәкә мәдәният йортында тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде.

Тәкыя үрү- ул үзенчәлекле фән. Тәкыядәге төсләр нәфислекне, чисталыкны һәм сафлыкны символлаштыра. Түгәрәк тәкыя даими яшәү, мәңгелек тормыш, табигать белән элемтә символы булып тора.

Балалар белән бергә кыр чәчәкләре җыйдылар, такыя үрергә өйрәнделәр. Хәтта малайлар да әниләренә такыялар үрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International