Иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры яңа туган балага гариза бирмичә дә билгеләнә, РПФна мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Яңа туган балаларны индивидуаль шәхсиләштерелгән исәпкә алу системасында теркәү ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп гамәлгә ашырыла.
Шул ук вакытта РФ Пенсия фонды 2020 елның 15 июленнән туган балаларның ата-аналары өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) турында белешмәләр алу мөмкинлеген гамәлгә ашыра.
Әлеге сервистан порталда теркәлгән ата-аналар файдалана ала, шуңа күрә теркәлүне алдан, бала туганчы узарга кирәк. Исәп язуны Пенсия фонды яки КФҮтә клиент хезмәтендә расларга мөмкин.
Мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) балага электрон почта яки телефонга хәбәр килү аша бирелгән хәбәрне оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле җайга салуларны сайларга кирәк.
2020 елның 15 июленә кадәр туган балаларга мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС_ алу өчен, элеккегечә үк, РПФ яки КФҮ органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.