Керем зур булмаган гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү нинди шартларда билгеләнә?

2022 елның 8 июле, җомга

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача җан кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдәге ата-аналарның берсенә бирелә.

Түләү аз керемле гаиләләргә, түбәндәге шартларны үтәгәндә мохтаҗлыкны исәпкә алып билгеләнә:

- гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмый;

- гаилә милке күчемле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артмый;

- мөрәҗәгать итүче һәм балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче РФ гражданнары.
Түләүне сорап ата-аналарның берсе, уллыкка алучы яки опекун мөрәҗәгать итә ала.

Түләү билгеләүдән яки туктатылудан баш тарту өчен түбәндәге очраклар нигез булырга мөмкин:

Мохтаҗлык критерийларына туры килмәү:

• әгәр гаилә мөлкәте күчемсле һәм күчемсез милеккә карата таләпләрдән артып китә икән;

* әгәр түләү рәсмиләштерелә торган бала гариза бирү датасына 8 яшьтән кечерәк яисә 16 яшьтән өлкәнрәк булса;

* әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем күләме җан башына төбәк яшәү минимумы күләменнән югарырак булса.

Ата-ананың берсенә баш тарту өчен сәбәпләр:

• аерылышкан очракта, әгәр суд карары белән бала түләү алмый торган ата-ана белән калганда  

• пособие түләнә торган баланы опекага (попечительлеккә)биргән очракта;

* суд тарафыннан пособие алучының эшкә сәләтсезлеген тану очрагында;

* пособие алучы үлгән очракта;

* пособие алучыны эзләү очрагында;

* әгәр гариза бирүче ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән;

* пособие алучыны сак астына алган очракта.

Бу очракларда баланың икенче ата-анасы яки опекуны, түләү өчен яңа гариза биреп, үз-үзләренә пособие яңадан рәсмиләштерергә тиеш.

Иске гаризаны эшләп бетерергә яки яңасын бирергә кирәк булган очраклар:

* гариза тутырганда хата җибәрелгән булса.

Бу очракта фондның эшләп бетерү өчен гариза кайтаруын көтегез, аңа 5 эш көне бирелә.

• РФнең башка регионына күчкән очракта.

Бу очракта түләүне рәсмиләштерү өчен яңа яшәү урыны буенча яңа гариза бирергә кирәк.

Баш тарту өчен башка сәбәпләр:

• пособие түләнә торган баланы уллыкка алу гамәлдән чыгарылган очракта;

* җайлаштырылган белем бирү программалары буенча укучы инвалид балаларыннан тыш, баланы тулы дәүләт белән тәэмин итүгә урнаштыру;

* башка законлы вәкиленә түләү билгеләнгән очракта;

• пособие түләнә торган бала үлгән очракта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International