Предприятиенең мөмкинлекләре белән бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кызыксынды. «Агроволга-2022» халыкара күргәзмәсендә ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә химия комплексы стендын карады һәм «Аммоний» җитәкчелеге белән өстенлекле бурычлар турында фикер алышты.
Санкцияләр һәм минераль ашламаларга ихтыяҗ арту шартларында ил алдына уңыш күләмен арттыру буенча бурычлар куелды. Бу мәсьәләдә иң мөһим факторларның берсе-ашламалар булу. «Аммоний» АҖ планлы рәвештә минераль ашламалар җитештерү күләмен арттыра. Әйтик, 2018 елдан башлап, модернизация ярдәмендә предприятие аммиак селитрасы җитештерү куәтләрен 31% ка арттырды, 2021 елда рекордлы 463 мең тонна җитештерде.
«Быел без аммиак селитрасы җитештерүне 5% ка арттырырга планлаштырабыз һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының планын тулысынча үтәргә әзер», - дип ышандырды авыл хуҗалыгы министрын «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров.
"Безнең өчен Идел буе федераль округы өстенлекле булып тора, куелган бурычларны тулысынча үтәргә әзер", - дип билгеләп үтте ул.
Химия комплексы продукциянең зур өлешен бүген Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм башка якын-тирә республикаларга җибәрә. Шулай итеп, Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аммиак селитрасын сату өч ел эчендә 51% ка арткан.
Моннан тыш, 2022 елның көзендә завод карбамидо-аммиак катнашмасын (КАС) сәнәгый җитештерүне башларга планлаштыра. Татарстан шартларында КАС куллануның өстенлеген күрсәтү белән «Аммоний Агротехнологии»ның бүлендек предприятиесе шөгыльләнәчәк. Бүген алар Алабуга һәм Менделеевск районнарында урнашкан 10 мең гектарга якын җир үзләштерәләр. Эшчәнлек өлкәсен киңәйтү буенча да килешүләр бар.
Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев сүзләренә караганда, бүген район яңа юнәлешләрне үстерү өчен предприятиегә өстәмә җирләр бирергә әзер.