Тойма авылында Корбан бәйрәме

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

9 июль көнне Тойма авылында  мөселман бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаетенә багышланган чара узды.

Бәйрәм мәчеттә башланды. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, башка шәһәрләрдән кунаклар да килгән иде. Бәйрәмгә җирлек башлыгы Никифоров Евгений Николаевич, хәзрәт Нуриев Ирек Мәүлетҗан улы һәм Хаҗиев Радик Миннерафит улы килгән иде. Алар барлык мөселманнарга да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Тантана иртә таңнан -беренче кояш нурларыннан ук башланды. Башта тулысынча юыну зарур. Иртә таңнан Тойма авылы халкы зиратта булдылар, аннары мөселманнар иртәнге намазга китте, аны имам Мөбәрәкшин Әмир Шамил улы алып барды . Бу процедуралардан соң гына көннең төп вакыйгасы - корбан чалу йоласы була. Хәзрәт Нуриев Ирек Мәүлетҗан улы "Корбан Гаете" бәйрәменең әһәмияте, тарихы һәм мәгънәсе турында сөйләде. 
"Корбан гаете безгә Аллаһы Тәгаләнең күп санлы хәер-фатихалары өчен рәхмәт белдерү, аңа тугрылыгын исбатлау мөмкинлеге бирә. Аллаһуның юмартлыгы вә мәхәббәте чиксез. Без, әлбәттә, ихлас гыйбадәт кылырга тиешбез», – дип мөрәҗәгать итте ул мөэминнәргә.
Котлау һәм теләкләр белән бәйрәмне оештыручы Хаҗиев Радик Миннерәфит улы чыгыш ясады. Хаҗиев Радик һәм аның гаиләсенә авылдашларына шундый зур бәйрәм ясаганы өчен рәхмәт белдерәбез.
Бәйрәм чарасының рәсми өлеше тәмамланганнан соң барлык катнашучылар өчен дә сыйлану башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International