Бөтендөнья шоколад көне - күп кенә кешеләрнең, бигрәк тә балаларның яраткан ризыкларына багышланган бәйрәм. Бу - татлы ризык һәм шоколад яратучылар, кондитерлар, рәссамнар бәйрәме.
10 июль көнне Иске Гришкино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Минем яраткан шоколадым"акциясе үткәрделәр.Тәм-том яратучыларны сыйладылар, шулай ук шоколадның тәмле генә түгел, файдалы да булуы турында сөйләделәр.