Мәдәни мирас елына багышланган чара

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген Менделеевск социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Җавабын бел» исемле чарасын уздырды.

Максат: Россия халыклары һәм этник бергәлекләренең халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне саклау.

Чара уен формасында узды. Социаль хезмәткәрләр бүлекчә карамагындагыларга традицияләр, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләделәр. Аннары төрле халыкларның табышмакларына җавап таптылар. Чара азагында һәр хезмәт алучы үзенең гаилә традицияләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International