Менделеевскида күп балалы гаиләләр өчен бистәдә инфраструктура булдырыла

2022 елның 15 июле, җомга

Менделеевск бистәсендә күп балалы гаиләләр өчен юлларга вак таш җәю төгәлләнеп килә. Бу хакта үзенең Telegram-каналында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.

1-2 атна дәвамында «Семь я» торак микрорайонында юл төзелеше тәмамланачак. Вак таш 3 урам һәм тыкрык буенча тулысынча башкарыла. Юлның гомуми озынлыгы 8 км дан артык булачак.

 

Әлеге микрорайонда күп балалы гаиләләр өчен 590 участок урнашкан. 

Шулай ук хәзерге вакытта бистәне яктырту һәм аны газлаштыру мәсьәләләре дә карала. 

 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның декабрендә узган зур матбугат конференциясе барышында Владимир Путин күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсен уйларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International