"Йөгер, герой"балалар йөгереше

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

16 июль көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йорты территориясендә "Йөгер, герой"дип исемләнгән балалар йөгереше булып узды.

Балаларны төрле дистанцияләргә йөгергәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырдылар, марафонның төрле төрләре һәм Россиянең иң яхшы йөгерешчеләре турында сөйләделәр, чара кыска дистанциягә узышу белән тәмамланды, анда иң яхшы йөгерешчене билгеләделәр. Патриотик спорт чарасы кече яшьтән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны спортка җәлеп итү һәм чыдамлылыкны үстерү максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International