Абалач мәдәният йортында халык авыз иҗаты көнендә балалар көлүе, шаяру һәм такмазалар яңгырады, һәм, әлбәттә инде, халык уеннарын уйнадылар.
Кашыкларда үткәрелгән мастер-класс аеруча соклану уятты. Бүген балалар, әби-бабалары балачакта күңел ачкан кебек, ял иттеләр. Яхшы уен өчен смартфон бөтенләй кирәкми икән!