"Хәзинә артыннан сәяхәт" квест уены

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

15 июльдә Турай мәдәният йорты территориясендә "Хәзинә артыннан сәяхәт" квест уены узды.

Бу уенда балалар бу вакыйгаларга тулысынча чумды, уңай хис-кичерешләр алды.
Уен барышында балалар, хәзинәне эзләп табарга ярдәм итү өчен, эзлекле рәвештә этаплап хәрәкәт иттеләр.Балалар зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык  күрсәттеләр, ә бу хәтер һәм игътибар күнекмәсе, аналитик сәләтләрне үстерү.
Уен эшчәнлеген мондый оештыруның үзенчәлеге шунда ки, бер биремне үтәп, балалар икенче биремне үтәүгә ризалык алалар, бу хәрәкәт активлыгын арттыруның һәм танып-белүгә һәм тикшеренүгә мотивацион әзерлекнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Балалар өчен үз маршруты төзелгән иде, аның буенча балалар карта ярдәмендә бардылар.
Уен барышында балалар алты этап (дәрәҗәләр) үтте, аларның һәрберсендә табышмаклар, уеннар, каршылыклар полосалары рәвешендә биремнәр тәкъдим ителде.
Ә аннары, соңгы этапта балалар хәзинәне таптылар һәм  эзләгән сандыктан бүләк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International