"Керәшен чибәре-2022"

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

16 июльдә Сәйтәктән Ксения Александрова «Керәшен чибәре - 2022» республика конкурсында катнашты, ул Мамадыш районында Питрау бәйрәмендә Җөри авылында узды.

Ксения бу бәйгедә безнең районны, авылны лаеклы тәкъдим итте


Финалда Татарстанның җиде районыннан 12 кыз катнашты.
Июньдә уздырылган сайлап алу һәм әзерлек этаплары нәтиҗәләре буенча "Керәшен чибәре - 2022" конкурсының 12 финалисты билгеләнде. Алар арасында республиканың җиде районы - Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллы районнары вәкилләре булды.
Финал 8 этаптан торды. Конкурсантлар визитканы әзерләп куярга, яңа пешкән икмәк һәм чиккән сөлге китерергә тиешләр иде. Моннан тыш, кызларга керәшеннәр греф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк иде.
Финалистлар жюри әгъзалары һәм тамашачылар алдында үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук "дефиле" форматында керәшеннәрнең милли киемнәрен күрсәттеләр.
Идел буе халыкларының этник бәйрәмнәренә багышланган интеллектуаль турда финалисткалар керәшен мәдәнияте һәм туган тел өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International