Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 5 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар җиңгән очракта үзләренең уникаль проектын тормышка ашыруга ярдәм ала алалар.

Гаризалар 2022 елның 22 июленә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә:  https://grants.myrosmol.ru/events/79808bdb-3dc5-4db7-9657-5bf592f0caee.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International