Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балалар белән талпаннарга карата куркыныч территорияләр буенча йөрүдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.
Талпан сезнең өстегезгә үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белмиләр. Гадәттә алар җир өстеннән 1,5 м дан да биек менмиләр. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үрмәкүчсыманнар бик тә кечкенәләр, шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Әлбәттә калын тәнгә ятып торган кием сезгә талпаннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый. Күп очракта талпаннар култык аслары, касык өлеше, колак артлары кебек тәннең иң йомшак җирләрен тешлиләр. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.
Йөргәндә, читтәге үләннәргә һәм куакларга тимәскә тырышып, юл уртасыннан барырга кирәк.
Талпан территориясенә карата куркыныч янаган кече яшьтәге балаларның куркынычсызлыгы өчен аларны озата баручы өлкәннәр җавап бирә.
Йөргән вакытта коляска белән йөрергә туры килсә, юл читләрендә үсүче үләнгә һәм куаклыкларга тиеп, талпаннардан саклану өчен махсус акарицид аэрозол чарасы белән, талпаннар тәгәрмәчләр һәм колясканың башка детальләре буйлап балага таба китә алмасын өчен, колясканың аскы детальләрен алдан ук эшкәртергә кирәк,
Өлкән яшьтәге балаларга талпан булырга мөмкин урыннарда үз-үзеңне тоту принципларын аңлатырга кирәк.
Балаларның киемнәрен акарицид аэрозоль чаралар белән бары тик олылар гына эшкәртә ала. Балаларның киемнәрен эшкәртү вакыты, кием-салымның күләменә карап, 30 секундтан 1 минутка кадәр тәшкил итә,
Тасвирланган кагыйдәләрне үтәү бик мөһим, чөнки балалар һәрвакыт яңалыкка һәм билгесезлек белән очрашуга омтылалар, хәтта бу куркыныч булса да.
Балаларыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!