Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, ботулизм – үзәк нерв системасын зарарлый торган авыр авыру һәм ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә үлем белән тәмамлана. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күрде,аларның 22се үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 кварталында ботулизмнан 20 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 кеше үлем белән тәмамланган (5%).
Өй консервациясе әзерләгәндә шуны истә тотарга кирәк: нәкъ менә өйдәге азык-төлек әзерләүләр еш кына үлемгә китерә торган авыру – ботулизм сәбәбе була.
Ботулизм таякчыклары консервланган, кислород үтеп керми торган герметик ябык савытларда яши. Аны өйдә җитештерелгән консервлар, тозланган ризыкларны кулланганнан соң йоктырырга мөмкин. Консервларның тышкы кыяфәте, тәме һәм исе дә үзгәрми, кайчагында кнсервланган банкаларның күперүе күзәтелергә мөмкин.
Ботулизм споралары табигатьтә киң таралган: аларны даими рәвештә суда, бигрәк тә су төбендәге катламнарда, туфракта табалар.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:
1. Базарларда шәхси затлардан йорт шартларында әзерләнгән консервланган гөмбәләр яки яшелчәләр сатып алу тыела. Очраклы затлардан өйдә эшләнгән азык - төлекне сатып алырга ярамый: тавык ите, балык-аеруча толстолобик һәм су төбендәге су катламнарында яшәүче башка балыклар. Балык эчәкләрен тиешенчә эшкәртмәгән очракта, споралар мускулларга күчә. Шулай ук санкцияләнмәгән урыннарда тозлы һәм киптерелгән балык, ысланган ит деликатесларын сатып алырга кирәк түгел.
2. Консервлар ясауның технологик режимнарын төгәл үтәргә, ә атап әйткәндә:
- консервлау өчен бары тик яңа өлгергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне генә кулланырга кирәк.
- консервлау алдыннан чималны дөрес эшкәртүне тәэмин итәргә (яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җентекләп юарга; өслеге җир белән пычранган очракта, юганда щеткадан файдаланырга).;
- эшкәртелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм башка чимал төрләре салыначак банкаларны җентекләп эшкәртү үткәрергә;
- стерильләштерү этабы алдыннан азык-төлекне кайнар су яки пар белән кыска вакытлы эшкәртүне (бланшлау) кулланырга кирәк, ул микроорганизмнар санын киметүгә дә, витаминнарны җимерүче тукыма ферментларын дезактивацияләүгә дә ярдәм итә.;
- банкаларны, капкачларны стерильләштерү кагыйдәләрен һәм өй шартларында продуктларны җылылык белән эшкәртү режимын сакларга. Өй шартларында гөмбә һәм яшелчәләрне тозлаганда яки маринадлаганда, мәҗбүри термик эшкәрткәндә тоз һәм кислоталар җитәрлек күләмдә өстәләләр.;
- консервацияләүнең.барлык этапларында шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга
3.Йорт шартларында консервлаудан бөтенләй баш тартырга мөмкин.
4.Йорт консервларын түбән температурада сакларга, күпергән банкаларны юкка чыгарырга кирәк.
Мөһим!
1. Өй консервларын суыткыч яисә базда саклагыз.
2. Ашау алдыннан термик эшкәртү уздырыгыз. Кайнату токсиннарны юк итә.
Өй консервларын кулланганнан соң үзегезне начар хис итә башласагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгатҗ итегез, аңа өй консервысын ашаганлыгыгызны әйтегез. Ашаудан калган ризыкны ташламагыз- аларны лаборатор тикшерүләргә җибәрәчәкләр. Бу тиз һәм дөрес диагноз куярга мөөмкинлек бирәчәк.
Бу гади кагыйдәләрне кулланыгыз һәм сәламәт булыгыз!