Әлфия Когогина: Татарстан эшмәкәрлекне үстерү өчен инфраструктура булдыруда хаклы рәвештә лидер булып санала

2022 елның 22 июле, җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә Дәүләт Думасы Икътисадый сәясәт комитеты делегациясенең эш визиты кысаларында уздырылган чараларда катнашты.

«Дәүләт Думасының өч комитетыннан килгән коллегалар, федераль министрлыклар, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советы, республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре белән без "Үсеш" сәнәгать паркы, "Мастер " Кама индустриаль паркы һәм башка мәйданчыклар эше белән таныштык. Татарстан эшмәкәрлекне үстерү өчен инфраструктура булдыруда хаклы рәвештә лидер булып санала. Бу безнең зур горурлыгыбыз һәм зур, җентекле команда эше нәтиҗәсе. Бездә 96 сәнәгать паркы, аларда 1,5 меңгә якын резидент бар. Аларда 52 меңнән артык эш урыны булдырылган, ә узган ел резидент предприятиеләрнең табышы 400 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Без ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйбыз, һәм бүген бизнес, муниципалитет, федераль чиновниклар белән алга таба үсеш планнары турында фикер алыштык».

Делегация сәфәренең максаты инфраструктура объектларын һәм преференциаль территорияләрне - сәнәгать паркларын, ТОСЭР, МИЗ һәм аларның резидентларын карау, компанияләр эшчәнлеге белән танышу һәм оешмалар җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш, алга таба үсеш планнары һәм дәүләт тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтү турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International