23 июльдә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Зәңгәр кит" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде һәм танып-белү әңгәмәсе барышында китлар турында кызыклы фактлар сөйләде.
Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне-аларны саклау һәм яклау кирәклегенә игътибар итү ысулы.