Тойма авылы буйлап "Ата-бабаларым җире" исемле экскурсия

2022 елның 22 июле, җомга

21 июль  көнне Тойма авылы буйлап "Ата-бабаларым җире" исемле экскурсия узды.

Туган якка, туган мәдәнияткә, туган авылга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү — бу беренче чиратта мөһим, һәм моны исбатлау зарурлыгы юк. Тойма авыл мәдәният йорты директоры балаларны туган авыл тарихы, халык уеннары белән таныштырды. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, халык иҗатына мәхәббәт ничек мөһим булуын сөйләде.  Авыл һәм аның истәлекле урыннары буйлап экскурсия үткәрде.  Ә материалны ныгыту һәм кәеф күтәрү өчен ата-бабаларыбыздан калган чишмәгә бардылар, аннан соң аланда тәмле җиләк-җимеш белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International