"Җәй рәсеме ясыйбыз»иҗат сәгате

2022 елның 22 июле, җомга

19 июльдә Сәйтәк авыл клубында кече яшьтәге балалар өчен “Җәй рәсеме ясыйбыз” исемле иҗат сәгате узды.

Балалар клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. белән берлектә клуб территориясендә чәчәкләр белән таныштылар. Аннары бер-бер артлы күргәннәрне кәгазьгә төшерделәр.
Җәй-көтеп алган вакыт. Яшеллек, чәчәкләр, җиләк-җимеш. Кәеф һәм хисләр. Салават күпере.
Җәй чәчәкләре безнең өчен иң матур табигать могҗизасы. Якты, сусыл, хуш исле. Эре һәм вак, зур һәм кечкенә.  Менә шундый алар җәйге чәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International