Менделеевск Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «Бердәм Россия» партиясеннән 4 нче бермандатлы сайлау округы буенча шәһәр советы депутатына кандидат итеп күрсәтелүгә документлар тапшырды.
Беляевтән тыш, тәкъдим итү өчен документларны шулай ук Казаннан ЛДПР вәкиле Дмитрий Тутаев та бирде.
Шәһәр Советында урын агымдагы елның 18 апрелендә, депутат (районның элеккеге башлыгы) Валерий Чершинцев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткач, бушаган.
Исегезгә төшерәбез, 11 сентябрьдә Татарстанда ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булачак.