"Табышмаклар илендә»

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

26 июль көнне Сәйтәк авыл клубында «Табышмаклар илендә»дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды.

Табышмак - ул фикерләүне, фантазияне, игътибарлылыкны үстерә торган кызыклы башваткыч. Балачактан ук бу жанрны без юкка гына яратмыйбыз. Аның үз көне дә бар: табышмаклар әйтү көне 26 июльдә бәйрәм ителә. Бу кызыклы һәм күңелле бәйрәм.
Бу көнне гаилә яки дуслар белән җыелып, табышмаклар чишү өчен вакытны кызык итеп үткәрергә була. Балалар, рәхәтләнеп, табышмакларга җаваплар таптылар һәм татлы призлар алдылар. Карбыз белән сыйландылар, балалар дискотекасында биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International