Роспотребнадзор балалар организмының үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм эссе көннәрдә аларның сәламәтлеген игътибар белән күзәтергә кирәк, дип искә төшерә.
Бала организмына җылының озак вакытлы йогынтысына юл куймагыз
·Бик эссе чорда саф һавада йөрүне көндезге 11 сәгатькә кадәр планлаштырырга кирәк.
· 12 дән 16 сәгатькә кадәр урамга чыкмау яхшырак
Балага киемне табигый тукымалардан сайларга кирәк
-Елның кызу чорында балалар өчен кием җиңел һәм ирекле булырга тиеш
- Башына ачык табигый материаллардан баш киеме киеп йөрергә киңәш ителә
- Урамда йөргәндә үзегез белән су алыгыз, баланы гадәттәгедән ешрак эчерегез
- Кызуда кулланыла торган сыеклыкның күләмен 1,5-2 тапкырга арттырырга кирәк.
- Эссе һава торышында физик күнегүләр һәм актив уеннар белән интенсив шөгыльләнергә кирәкми
· Баланың туклану рационында яңа өлгергән яшелчәләр, җиләк-җимеш, пешерелгән ризыклар һәм парда әзерләнгән ризыклар булырга тиеш.Майлы һәм кыздырылган азыкны кулланмаска тәкъдим ителә
· Балаларга эсседә салкын эчемлекләр, бигрәк тә бозлы эчемлекләр бирергә кирәкми.
· Урамда да да, бинада да температураның кискен төшүен булдырмаска кирәк.
-Бары тик каты билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына коенырга мөмкин
- Баланың караваты кондиционер яки вентилятор янында булырга тиеш түгел
- Баланы төрмәгез, калын киендермәгез
- Бинаны даими рәвештә җилләтегез
Яңа туган балалар һәм 1 яшькә кадәрге балалар булганда шартларга аеруча игътибар итәргә кирәк.
Исегездә тотыгыз, артык җылы, салкын кебек үк, балаларның сәламәтлеге өчен зарарлы.
Балаларыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!