Предприятиенең матбугат хезмәте үз Телеграм-каналында "Хезмәт җитештерүчәнлеге" илкүләм проектын тормышка ашыру үрнәген тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта җитештерүдә концентрацияләнгән нитрат кислотасы цехында һәм аммиак селитрасы цехында асфальт салу һәм ремонтлау эшләре бара.
"Кыска, тигез асфальт = яхшы керү юллары = тизләтелгән йөк ташу.
секундларны экономияләргә мөмкин, ләкин бу мисалларның берсе генә, ә алар бергә җыелганда - 100 минутка кадәр экономия!
Һәм, һичшиксез, бу безнең хезмәткәрләргә уңайлылык. Завод үзгәрә, шартлар үзгәрә, без үзгәрәбез", - дип язылган хәбәрдә.