Район башлыгы Радмир Беляевның Хәрби-диңгез флоты көне белән котлавы

2022 елның 31 июле, якшәмбе

Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, кораллы көчләрнең бу данлы төренә мөнәсәбәте булган һәркем!

Хәрби - Диңгез Флоты көне-бөтен Россия бәйрәме, чөнки безнең ил өчен Хәрби-Диңгез Флоты - аның куәте һәм дәрәҗәсе. Хәрби диңгезчеләр һәм офицерлар һәрвакыт катгый тәртип, батырлык һәм кыюлык, Ватанга фидакарьлек үрнәге булды.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уңышлар, Ватан хакына хәрби һәм хезмәт казанышлары телим. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын! Россиянең Хәрби-Диңгез Флотына дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International