26 июль көнне Сәйтәк авыл клубында «Табышмаклар илендә»дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Табышмак-ул кызыклы башваткыч, ул фикерләүне, фантазияне, игътибарлылыкны үстерә. Юкка гына без бу жанрны балачактан ук яратмыйбыз. Аның үз көне дә бар: ул 26 июльдә бәйрәм ителә.
Бу кызыклы һәм күңелле бәйрәм.
Бу көнне гаилә яки дуслар белән җыелырга, табышмаклар уйлап табарга, вакытны мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкин.
Һәм, әлбәттә, балалар баллы призлар алдылар һәм күңелле дискотекада биеделәр.