"Тынычлыкка - әйе, террорга - юк» исемле әңгәмә

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

27 июль көнне Сәйтәк авыл клубында "Тынычлыкка - әйе, террорга - юк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар терроризм һәм Украинада махсус операция турында сөйләштеләр.

Җир планетасында тыныч түгел. Күп гасырлар дәвамында планетабызда төрле табигый катаклизмнар, ызгышлар, сугышлар була. Шуның аркасында кешеләр һәлак була. Хәзерге вакытта планета өстеннән яңа коточкыч һәм каты бәла килә, бу террорчылык.

Террорчылык -  кешеләрнең көч кулланып үз максатына ирешергә омтылганда кылган  авыр җинаять.

Террорчылар - кешеләрне тоткынлыкка алган кешеләр, күп кеше йөри торган урыннарда шартлатулар оештыра, корал куллана. Еш кына террорчылыкның корбаны гөнаһсыз кешеләр була, алар арасында балалар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International