"К.И. Чуковскийның бу юллары нинди әкиятләрдән?" дип исемләнгән викторина

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

31 июль - яраткан китапларыңны искә алу көне. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Тойгуҗа мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "К.И. Чуковскийның бу юллары нинди әкиятләрдән?" дигән викторина үткәрде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр һәм хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, ә аннары үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр.

Чөнки әдәби әсәрләр күп кешеләр өчен илһам чыганагы булып тора. Яраткан әкиятләр һәм хикәяләр, шигырьләр һәм мәсәлләр рәхәтлек китерә һәм акыл өчен азык бирә. Китаплар кешене шәхес буларак тәрбияли һәм формалаштыра, дөньяны танып белүнең яңа офыкларын ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International