Абалач авыл мәдәният йортында мастер-класс

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

30 июль көнне Абалач мәдәният йортында мастер класс узды. Балалар кәгазь тасмадан   мәче ясадылар.

Кәгазьдән ясалган эшләнмәләр - бала үсеше өчен иң кулай эшчәнлек төре. Кәгазь материал белән эшләү иҗади сәләтләрне һәм абстракт фикерләүне үстерә. Балалар төрле төстәге мәчеләр ясап, аларга тәпиләр һәм борыннар ясадылар. Вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Һәр мәче үзенә йорт тапты, хәтта исем дә кушарга мөмкин иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International