Турай авыл мәдәният йортында мастер-класс

2022 елның 2 августы, сишәмбе

31 июль көнне Турай авыл мәдәният йорты, Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышлап, кул астындагы материаллардан  мавыктыргыч мастер-класс уздырды.

Чара башланганда балалар бу бәйрәмнең тарихы турында белделәр, Хәрби-диңгез флотының Ватанны саклауда төрле чорларда хөрмәткә лаек булуын һәм хәзер илебезнең горурлыгы булуын ачыкладылар. Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне июльнең соңгы якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә.

Чара барышында балалар диңгез турында табышмаклар чиштеләр, диңгез тематикасының төрле өлкәләрендәге сорауларга җавап бирделәр. Бигрәк тә «шаярып кына» дип аталган сораулар категориясе кызыксындырды. Сорауларны чын мәгънәсендә кабул итеп булмый, ә анда чыннан да нәрсә турында сүз баруын аңларга кирәк иде. Губка, төсле кәгазь ярдәмендә балалар кораблар ясадылар, аннары һәр бала үз кораблары турында сөйләде.

Чара азагында барлык балалар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International