Менделеевскида Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр һәм десантчы Денис Субханкулов истәлегенә мемориаль такта ачтылар

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген Менделеевскида интернационалистларны искә алу мемориалы янында һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы митинг узды.

Менделеевск районы десантчылары бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, район хәрби комиссары Сергей Залуженко, район прокуроры Ришат Шакиров һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева котладылар.

Бу көнне хәтер билгесе итеп мәйданда Украинада лаеклы хезмәт иткән һәм хәрби операциядә үзен намуслы күрсәткән Денис Субханкуловка мемориаль такта ачтылар. Ефрейторга нибары 29 яшь иде. Ул өченче мәктәпне тәмамлаган.

7 июньдә Дуслык бистәсендә ефрейтор сугыш  астына эләгә.

Рәхмәт сүзләре белән шәһәр җитәкчелегенә мәрхүмнең әнисе Резеда Шәрәфетдинова мөрәҗәгать итте.

- Авыр минутларда ярдәм итеп, улыбызны җирләүдә булышкан кешеләргә, район җитәкчесе Радмир Беляевка һәм аның командасына гаиләбез турында кайгыртулары, игътибары  өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын, һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык булсын, нык сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде мәрхүмнең әнисе.

Митинг ахырында бер минут тынлык булды  һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Соңыннан чарада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International